Чит тел укытучылары семинары

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Гадәти дәресне ничек гадәти булмаган итәргә, ничек кызыклы булмаган материалны күзалларга, заманча балалар белән ничек заманча телдә сөйләшергә? Бу һәм башка бик күп сорауларны чит телне алып баручы  һәр укытучы үзенә бирә.

«ФГОС шартларында Инглиз теле дәресләрендә заманча белем бирү технологияләре» темасына Куралово мәктәбе базасында узган Инглиз теле укытучыларының семинары шул сорауларны чишүгә багышланган иде.

Инглиз теле укытучысы Рәхмәтуллин Р. В. 7 нче сыйныфта " DVD-мания”темасы буенча яңа белем ачу дәресен күрсәтте. Яңа стандарт, укыту нәтиҗәләренә яңа таләпләр куеп, укытучыга дәрескә яңача карарга, яңа иҗади идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.

Семинар кысаларында укытучылар ФГОС шартларында дәресләр төрләре һәм формалары, тиздән БДИда мәҗбүри булачак Инглиз теле буенча күнегүләр турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International