15 февраль көнне бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулды. Шагыйрь батырлыгы дөрес тә совет кешесенең ихтыяр көчен һәм кыюлыгын раслый. Шагыйрьнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә чаралар үткәрелде, аларда педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Әти-әниләр үзләре өчен шагыйрьнең биографиясенең яңа битләрен ачтылар, ә балалар үз чиратында үзләре өчен яңа әсәрләр белделәр: «Сәгать»,«Әтәчкәй», «Куян, син кайда?» , "Мәчекәй», "Хәдичә".
Шулай ук әдәби укулар, шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәләре оештырылды, презентацияләр, герой шагыйрь турында документаль фильмнар карадылар, балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннар уйнадылар.