Югары Ослан районы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм кичәсе узды.
Чараның тантаналы өлешендә, Югары Ослан мәктәбе хорын ачып, Әфганстан хәрби юллары үткән якташларны хөрмәтләү булды. Болар-Евгений Алексеев, Мансур Галимов, Ленар Гайнетдинов, Михаил Демашин, Рамил Хәсәнов, Валерий Шеенков, Зөлфәт Җиһаншин.
Район башлыгы Марат Зиатдинов һәм районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов барлык кунакларны бәйрәм белән котладылар, уллары бүген Ватан сагында торган солдат әниләренә, армия хезмәтен узган кешеләргә аеруча җылы сүзләр җиткерделәр.