23 нче февраль көнне Түбән Ослан мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Түбән Ослан авыл җирлеге башлыгы кубогына волейбол ярышлары булып узды.
Традиция буенча ярышлар инде 8 нче ел үткәрелә.
Ярышларда 4 команда катнашты. Югары Ослан командасы, Октябрь авыл җирлеге командасы һәм Түбән Ослан авыл җирлеге командасы.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - "Югары Ослан" командасы, 2 урын - "Түбән Ослан" командасы, 3 урын - "Октябрь авыл җирлеге"командасы.