Бүген, 25 февральдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында юлларны вакытында кардан чистарту, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тулыландыру, район территориясендә автобус элемтәсе эше һәм торак пунктларда урамнарны яктырту вакытын җайга салу мәсьәләләре каралды.