Узган җомгада Рус Макылы авылының " Яшүсмерләр клубында тренер-укытучы Карпухин Павел җитәкчелегендә Макыл авылы мәктәп яшендәге егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Әлеге очрашулар үткәрүнең актуальлеге-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, мини - футбол уеннарын популярлаштыру.
Әлеге ярышларда өч команда катнашты: «Спартак», «Прорыв» һәм «Лидер».
Уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, чөнки егетләр бер-берсеннән җиңү яуларга тырыштылар. Уен нәтиҗәләре буенча «Лидер» командасы җиңүче булып танылды. Икенче урында - «Прорыв» командасы, өченче урында - «Спартак» командасы.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде.