Эшлекле дүшәмбе

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар арасында:

Марсель Данилов  –  оператив свод белән, «Стационар булмаган сәүдә объектларында этил спирты һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында» Федераль законның үтәлеше, урамда һәм җәмәгать урыннарында балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне профилактикалау турында, җәмәгать тәртибен саклау буенча ДНД эше турында, видеокамералар эше турында;

Татьяна Бурдина – Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге башлыгы урынбасары, Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 2018 елда торак программаларын тормышка ашыру һәм 2019 елга төзелеш планнары турында;

Рөстәм Исмәгыйлев – " Идел буе урманчылыгы»  учреждениесенең 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International