Табигать белгечләре

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 26 февралендә Буа шәһәренең " Теремок» балалар бакчасы базасында «Экологик күпер» республика семинары узды.

Чара мәктәпкәчә белем бирү агитбригадасын сәламләү белән башланып китте. Балалар бакчасы мөдире Р. Г. Ситдыкова үзенең сәламләү сүзендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары даими рәвештә камилләштереп, эзләнгәндә, акыллы итеп балалар һәм ата-аналар белән эшләү өчен төрле формаларны сайлап алалар һәм апробациялиләр, дип билгеләп үтте.
 
Семинар ахырында 2019 елның 12-29 гыйнвар көннәрендә узган «Табигать белгечләре» экоквестына йомгак ясадылар. Катнашучылар арасында экологик темага биремнәрне уңышлы үтәгән Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле һәм Буа районнарының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International