Район башлыгы гражданнарны кабул итә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Кичә, 26 нчы февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Елизаветино авылындагы җир, торак һәм вак таш мәсьәләләре буенча 7 кеше кабул ителде.

Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм карап тикшерелде, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International