Югары Ослан ветераннары икенче урынны яуладылар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Яшел Үзәндә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча 9 нчы зона турниры узды.

Югары Ослан командасын интеллектуаль спорт сөюче дүрт кеше – Алексакндр Картапов, Кәрим Гайнуллин, Татьяна Тихонова һәм Мөршидә Вафина тәкъдим итте.

Идел аръягы зонасының 5 районы катнашкан гомумкоманда исәбендә Югары Ослан ветераннары хуҗаларны җиңделәр һәм икенче урынны алдылар.
 Бу шахматчы Александр Картаповның шәхси зачетта беренче, ә Татьяна Тихонова шахмат буенча өченче урынны алуы аркасында мөмкин булды.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International