ТР буенча ОФПС-8нең 52 нче янгын-коткару бүлеге территориясендә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ел саен уза торган ярышлар үткәрелде. Быелгы ярышларда 13 команда катнашты, шул исәптән Яшел Үзәннән генә түгел, күрше районнардан – Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Югары Ослан районнарыннан да.
Ярышлар шартлары буенча һәр команда, шартлы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автомобильдән зыян күрүчеләрне тиз һәм дөрес эвакуацияләргә һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә тиеш иде.
Моннан тыш, барлык командалар да теория буенча зачет тапшырдылар, һәр катнашучы махсус әзерләнгән билетларның сорауларына җавап бирде.
Безнең коткаручылар командасы лидерлар өчлегенә кермәсә дә, кешеләрне коткарганда сугышчан осталыкларын эштә исбатладылар.