Республика стажировка мәйданчыгы эше

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Югары Ослан урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар өчен “Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану – цифрлы белем бирү мохитен формалаштыруның кирәкле шарты” темасы буенча республика стажировка мәйданчыгы эше узды.

Республика методистлары мәктәпнең бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен ишетеп кенә калмыйча, мәгълүмати ресурсларны кулланып укытуның барлык дәрәҗәләрендә (интерактив такта, нетбуки, интерактив видео, QR-codereader, интернет – технологияләр, дәресләрдә онлайн – сервислар куллану) күрсәтелгән дәресләрдә һәм мастер - классларда да күрә алдылар
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International