Югары Ослан гимназиясе базасында «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды, анда 11 кеше катнашты.
Акция ата-аналарга БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан тәртибе белән яхшырак таныштырырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, белемнәрне тикшерүнең мондый формасына шикләнеп караган ата-аналар үз фикерләрендә раслана яки аны үзгәртә ала..
Имтиханнан соң «түгәрәк өстәл» узды, анда ата-аналар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Әлеге чара ахырында экспертлар имтихан эшләрен тикшерү буенча билгеләр җиткерелде.