Югары Ослан муниципаль районында республика матди ярдәм үзәгенең 16 нчы бүлеге хәбәр иткәнчә, "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләрне дә кертеп, социаль ярдәмнең түбәндәге чаралары каралган:
* торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30% күләмендә субсидия-ташлама
* 6 яшькә кадәрге балага дару чаралары сатып алуга субсидия (01.019 елдан башлап субсидия 131,00 сум тәшкил итә)
* гомуми белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларына аларга укулар беткәнче айлык субсидия, ләкин 18 яшькә җиткәнче (2010 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү өчен субсидия 295,00 сум тәшкил итә.)
Югарыда күрсәтелгән хезмәтләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша шәхси мөрәҗәгать итмичә электрон рәвештә алырга мөмкин!