27 февральдә 17.00 сәгатьтә җирле сәяси советның XXXIX утырышы булды.
Сәяси совет утырышында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров катнашты һәм чыгыш ясады.
Сәяси совет утырышында 7 мәсьәлә каралды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча зур анализ белән Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова чыгыш ясады.
Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Марат Зиатдинов сәяси Советка, төбәк конференциясенә йомгак ясады һәм партия әгъзалары алдына конкрет бурычлар куйды. «Безнең һәрберебезнең партия дисциплинасы булырга тиеш, беркемне дә үгетләмичә, без республика җитәкчелеген сайлаган юлга иярергә тиеш. Безнең бурыч - кешеләргә якынрак булу, реаль бурычларны кабул итү һәм аларны ахырына кадәр хәл итү», - диде ул.