2019 нчы елның 28 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районының Мәйдан авыл җирлегендә 50 ел инде кулга кул тотынып тормыш буйлап бара торган Чумиченков Владимир Павлович һәм Екатерина Михайловна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның барысы да бергә эшлиләр һәм матур итеп яшиләр. Аларның гаиләсендә 50 ел элек кебек үк мәхәббәт хөкем сөрә.
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан ирле - хатынлы Чумиченковларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Ә. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәйдан авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе В. Е. Сафоновага бүләк тапшыру белән юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.