Квалификация күтәрү курслары

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 25 февраленнән Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Архив эшен алып бару»программасы буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары узды.
 Югары Ослан муниципаль районыннан әлеге программада Югары Ослан районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе һәм Иннополис шәһәре Башкарма комитетының документлар әйләнеше буенча баш белгече катнашты.

Уку барышында программаны тыңлаучылар Татарстан Республикасында архив эшен үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар, архив эшенең һәм документлар белән тәэмин итүнең хокукый нигезләрен карадылар, архив эшен мәгълүматлаштыру турындагы белемнәрне актуальләштерделәр, чит илләрдә һәм Россиядә комплектлаштыруның заманча принципларын өйрәнделәр, Документлар кыйммәтләренә экспертиза үткәрү күнекмәләрен камилләштерделәр, эш номенклатурасын даими һәм озак вакытка саклауга документлар сайлап алуда типик хаталарны анализладылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International