"Яшүсмер игътибар ит, наркомания!»

2019 елның 1 марты, җомга

1 март көнне Район балалар китапханәсендә, Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көне уңаеннан, «Яшүсмер игътибар ит, наркомания! дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.
   
Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне 1987 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Ул вакытта ук бу чир белән көрәшү проблемасы планетада аеруча кискен тора иде. Наркотиклар кулланучы кешеләр саны планета халкының 3% тан артып китә. Наркотикларга бәйлелек нәтиҗәләре куркыныч астына куелды: балигъ булмаган наркоманнар, хатын-кызлар саны арта. Балаларның уртача яше 13-14 яшькә җиткән инде.  
 
Китап күргәзмәсендә куркыныч турында кисәтүче әдәбият тәкъдим ителгән. Бу бигрәк тә яшүсмерләргә кагыла, чөнки нәкъ менә алар яшьтә ниндидер яңалык татып карыйсы килә. Биредә  аңлаешлы итеп ата-аналарга балалар белән ничек аралашырга һәм аларны ничек туктатырга кирәклеген искәртү турында сөйлиячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International