Россия Мәгарифе

2019 елның 1 марты, җомга

28 февральдә Казанда «Казан Экспо» Халыкара мәгариф үзәгендә «Россия мәгарифе" халыкара мәгариф форумы ачылды. Аның эшендә Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Ворлдскиллс Россия «Профессиональ бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, TCI Network Халыкара ассоциациясе президенты Мерет Даниэль Нильсен, Microsoft компаниясенең стратегия һәм цифрлы укыту буенча директоры Кати Тиайнен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Форум эшендә 5 меңгә якын кеше - мәгариф идарәсенең төбәк һәм муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, барлык дәрәҗәдәге белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Кече һәм урта бизнес вәкилләре, эре компанияләрнең HR-директорлары, мәгариф өлкәсендә җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, архитекторлар, төзүчеләр, проект оешмалары, укыту-методик комплексларны эшләүчеләр - Россия төбәкләреннән 146 эксперт катнашты.

Форум кысаларында 13 юнәлеш буенча 50дән артык чара узды.

Чара кысаларында EDU Russia 2019 күргәзмәсе – мәгариф өлкәсендә концептуаль карарларның һәм инновацияләрнең ачык чагылышы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International