Әхлакый-патриотик тәрбия

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Җәмгыять тормышында тирән үзгәрешләр барган хәзерге шартларда яшь буынга патриотик тәрбия бирү актуаль проблемаларның берсе булып тора.

2019 елның 1 мартында Буа муниципаль районының "Ак каен» балалар бакчасы базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү" темасына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары узды.

Семинар-практикум эшендә Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле һәм Югары Ослан районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты.

Семинар-практикум ике өлештән тора. Беренче өлешендә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган белем бирү эшчәнлеге тәкъдим ителде. Балалар халык һөнәрчелеге, җырлар, биюләр, туган як традицияләрен тирән белемнәрен күрсәттеләр. 

Семинарның икенче өлешендә педагоглар мастер-класслар үткәрделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International