2019 елгы янгын куркынычы сезоны башлану

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2010 елның 14 гыйнварындагы 13-ОСН номерлы боерыгы нигезендә 15 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычы сезоны урнаштырылачак. Шуңа бәйле рәвештә РФ Хөкүмәтенең 30.06.2007 ел, № 417 карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк. 

Аерым алганда 9(1)кар катламы чыккан көненнән алып, тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы яки кар катламы барлыкка килгәнгә кадәр, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә башка юридик затлар, фермер хуҗалыклары, җәмәгать берләшмәләре, шәхси эшмәкәрләр,  Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, урманнан файдаланучылар, чит ил гражданнары, аны коры үләнле үсемлекләрдән, янгын калдыкларыннан, ауган агачлардан, киселгән калдыклардан, чүп-чарлардан һәм башка ягулык материалларыннан чистартуны тәэмин итәләр яки урманның ким дигәндә 0,5 метр киңлектәге янгынга каршы минеральләштерелгән полосадан арындыралар. (9 п. (1) РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карары)
Җитәкче-лесничий Рөстәм Исмәгыйлев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International