5 март көнне район мәдәният йортында һөнәри осталык бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Бүләкләү тантанасы 5 номинация буенча узды:
- "Ел тәрбиячесе"»
- «Елның иң яхшы укытучысы»
- "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе»
- "Иң яхшы оештыручы педагог»
- «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы»
Җиңүчеләргә һәм призерларга «Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге дипломнары һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
«Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр Синицына Наталья (Югары Ослан урта мәктәбе) һәм Гусев Сергей (Куралово урта мәктәбе) теплоходта сәяхәт итү өчен юлламалар белән бүләкләнделәр.
Чара барлык катнашучыларга татар дәүләт филармониясе артистлары бүләк иткән бәйрәм концерты белән тәмамланды. Г. Тукай.