"Хатын-кызга мәхәббәт белән»

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне-яз, хатын-кыз матурлыгы, наз, күңел зирәклеге һәм хатын-кызларга игътибар көне булып санала. Бу вакытта кояш аеруча якты, ир-атлар аеруча матур елмая.

6 март көнне район мәдәният йортында районыбызның иң матур, ягымлы хатын-кызлары өчен бәйрәм концерты булып узды.

Беренче булып бәйрәм концертын Динара Галәвиева “Аккош” җыры белән ачып җибәрде. Ә балалар сәнгать мәктәбенең «дД-ми-солька» вокаль ансамбленнән килгән яшь йолдызчыклар берәүне дә битараф калдырмады.

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин барлык ир-атлар исеменнән гүзәл затларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шулай ук әлеге бәйрәм көнендә «Конфетти», «Задоринки» хореография коллективлары, иҗат студиясе укытучысы Нина Антонова, Алена Галиева җитәкчелегендәге «Урам балалары» бию төркеме дә үзләренең иҗатлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International