Яз белән бергә безгә матур һәм искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары белән җылытылган, чәчәкләр белән бизәлгән.
6 март көнне Макыл авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Әй, хатын-кыз, синнән дә гүзәлрәк зат юк!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Концерт программасы бик кызыклы булды: «Илхам» вокаль төркеме тамашачыларга матур концерт бүләк итте, анда тамашачылар яратып өлгергән номерлар, шулай ук бу көнгә махсус әзерләнгән премьерлар күрсәтелде…
Бу искиткеч бәйрәм безнең гүзәл хатын-кызларыбызга мәхәббәттә зур рәхмәт сүзләре, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга адресланган котлаулар һәм теләкләр яңгырады.