Май чабу

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Май чабу- иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, аны бәйрәм итү җиде көн дәвам итә. Бу вакытта халык күңел ача, кунакка йөри, күңел ачулар оештыра һәм коймак ашый.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да кышны күңелле итеп озаттылар һәм язны каршыладылар. Артистлар рус халык костюмнарына киенгән иде һәм бу бәйрәм халыкка үзенчәлекле төсмер, матурлык һәм тереклек бирде. Бәйрәм кунакларын мәзәкләр белән сыйладылар. Социаль хезмәт алучылар күңелле уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайларыбыз уңай эмоцияләр белән таралыштылар.

Ә сәламәтлек, иминлек һәм уңыш булсын өчен, традиция буенча, Масленицаны яндырдылар, җырлар, прибауткалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International