ТР Яшел Үзән районының 10 нчы гимназиясе базасында Каюм Насыйри исемендәге XVII Халыкара яшьләр фәнни - гамәли конференциясе узды.
Конференция барышында түбәндәге тематик юнәлешләр эшләде:
- педагогика һәм психология;
- географиясе, геоэкология;
- биология, химия;
- физика, математика, астрономия;
- рус филологиясе;
–татар филологиясе;
- туган якны өйрәнү (татар телендә);
- туган якны өйрәнү (рус телендә); - тарих;
- декоратив-гамәли сәнгать.
Конференциядә 492 укучы эше тәкъдим ителде, көндезге этапка 309 эш кертелде, алар арасында Татар Борнашы, Октябрьский, Олы Мәми, Югары Ослан гимназиясе, Югары Ослан мәктәбе һәм Яр буе Морквашы мәктәпләре укучылары да бар иде.
Әбгарян Наира, Татар Борнашы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, "Туган якны өйрәнү» секциясендә 2 нче урынны яулады (укытучысы Дадыкина И. Н.), «Татар филологиясе» секциясендә Бурукина Дарья – 3 нче урын (укытучысы Лещева Г. А.). Анохина Полина, Югары Ослан гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Федорова А. М.) – 3 нче урын, Сальцинова М, Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (җитәкчесе Набаткина С. П.)- 2 нче урынга чыкты.