Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче март көнне билгеләп үтелә. Бу көнне хатын-кызларның икътисад, сәясәт, фән һәм башка һөнәри тармакларда казанышлары билгеләп үтелә. Моннан тыш, 8 нче март-җәмгыятьтәге үткәннәрне искә ала торган бәйрәм, бөтен дөнья хатын-кызларының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлый торган бәйрәм.
Шушы күркәм язгы бәйрәм алдыннан 7 нче март көнне район үзәк китапханәсендә «Хатын-кызлар мозаикасы» дип исемләнгән күргәзмә-дефиле ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият тарихның төрле чорындагы хатын – кызлар образларын - Клеопатрадан хәзерге заман эшлекле бәйсез хатын-кызларына кадәр ача. Китап авторлары арасында әдәби мохиттә танылган хатын – кызлар - Александр Маринин, Рубин Дина, Зифа Кадыйрова, Людмила Петрушевская һәм башка бик күпләр бар. Без сезне китапханәдә көтеп калабыз, кадерле укучыларыбыз!