25 нче февральдә, 8 нче Март бәйрәме алдыннан, Югары Ослан районының Туган якны өйрәнү музеенда район үзәгендәге балалар бакчалары арасында игълан ителгән «Мин һәм әни» балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды.
- Конкурста «Кояшкай", «Салоават күпере» һәм " Каенкай» балалар бакчаларыннан 65 бала катнашты, - дип сөйли музей директоры Мария Шаһиәхмәтова. - Балалар үз әниләрен бик яратып һәм тырыш итеп күрсәттеләр. Эшләрне башкару техникасы төрлечә: акварель, гуашь, май, пастель, төсле карандашлар, фломастерлар. Кайбер балалар үзләренең рәсемнәрендә аппликация элементларын да кулланганнар.
Хәзер бу балалар рәсемнәреннән туган якны өйрәнү музееның беренче катында искиткеч күргәзмә барлыкка килде.