"Русча коймак»

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Быел иң көтеп алынган атна – Масленица тәмамланды! 10 нчы март көнне Ямбулат авылында кышны Май чабу йоласы – киң күңелле, хуш исле коймак, башка тәм-томнар белән озаттылар.

Бәйрәм башында авыл мәдәният йортында балаларны һәм өлкәннәрне Хуҗабикә һәм күңелле скоморохлар каршы алды.  Алар Масленицаның борынгы традицияләре турында сөйләделәр.

Аннан барысы да бердәм булып мәйданга чыктылар. Тамашачыларга туңып өлгермәс өчен мәдәният хезмәткәрләре әкият персонажлары булып самавырдан коймак һәм тәм-томнар белән кайнар чәй тәкъдим иттеләр.  
Бәйрәмдә традиция буенча Май чабу карачкысы – узып баручы кыш символы булды. Аның белән бергә утта бөтен бәла-казалар янып бетте, яз җиле алып килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International