"Ярминкә уеннары»

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

10 нчы мартта " Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы мәйданында Югары Осланда «Киң Масленица» бәйрәме узды.

Аны оештыру һәм үткәрү традициягә әйләнде.

Профсоюз оешмаларына бәйрәм символын - Кояшны, шулай ук “Ярминкә мәзәкләре» темасына театр әзерләделәр.

Оештыручылар куйган максат:

-    бәйрәм кунакларын Масленица бәйрәме эпизодлары белән таныштыру;
-    халыкның православие мәдәнияте традицияләренә хөрмәт күрсәтү.
Моннан тыш, профсоюз әгъзалары төрлечә коймак пешереп, чын күңелдән өстәлләр әзерләп, инициатива күрсәттеләр.

Район профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Лилия Хурматуллина якташларын бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде һәм профсоюз конкурсына йомгак ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International