Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре « Яшь гвардия» җитәкчесе Анна Фомина белән берлектә барлык кунаклар өчен дә чын бәйрәм оештырдылар.
Чара башында музей директоры Мария Шаһиәхмәтова балалар белән “Масленица уеннары” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде. Балалар Май чабу атнасы турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр тыңладылар һәм коймак викторинасында катнаштылар.
Аннары совет мультфильмнарын карадылар. Ә алга таба балалар коймак пешерү буенча мастер – класс карадылар. Бер – берсе белән рецептлар алмаштылар.