"Әй, Масленица!»

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Масленица-бәйрәмен иң күңелле дип атыйлар. Анда кояш та, ут та, дин дә төрле була.  Ел саен анда кеше күбрәк җыела. Кыштан соң кешеләр бер - берсенә кояш һәм шатлык тапшырасы килә. Нәкъ менә бу бәйрәмдә алар моны эшли алганнар да. Бу бит халык өчен зур бәйрәм!

10 нчы март көнне «Чемпион» спорт комплексы каршындагы мәйданда Югары Осланлылар кышны күңелле итеп озаттылар һәм язны каршы алдылар. Халык күп җыелган иде!

Быел һәркем бәйрәмгә килүчеләрне өй коймаклары белән һәм кайнар чәй белән сыйлый алды.  Бу районның профсоюз оешмалары казанышы. Барысы да «Күңелле уеннар» бәйгесендә актив катнаштылар, үзләренең оештыручыларына иҗади тамаша күрсәттеләр һәм «Коймак өстәлләре» әзерләделәр.

Халыкның күңел ачуының финалы якты язның пәйда булуы, Масленицаның карачкысын яндыру булды, Ул санаулы минутлар эчендә янды, бөтен кайгы -хәсрәтләрне юкка чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International