Архив хәбәрләре

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

10 мартта Россиядә Архив көне билгеләп үтелә. Бу көнне Петр I үзенең указы белән дәүләт органнарында Архивлар һәм архивариуслар вазыйфасын кертә.
     
Югары Ослан районы оештырылганда архивариус вазыйфасына 27.06.34 нче елдан Т. Самсонова билгеләнә. Архив мөдирләре булып Липатова М., Голова А. М., Елагина В. Н., Румянова М. А. озак хезмәт итәләр. 2006 елдан бирле анда Минһаҗева А. К. хезмәт куя. Ул Архив саклау урыннарының торышын һәм архивка мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә тырышкан.
    
Бүген архивта 25 меңнән артык документ саклана.
    
Иң беренче архив документы - В. Услон авыл Советының хуҗалык китабы (1934 нче ел).
    
Иң күләмле фонд-статистика бүлеге - 1000 нән артык документ.
    
Иң бай һәм тарихи фонд - халык депутатларының район Советы (1965 елдан бирле).
    
Иң нәзек һәм дулкынландыргыч фонд - фронт почтасы.
    
Иң кызыклы документлар – фотодокументлар (совет плакатлары коллекциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International