Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә чираттагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә чыгыш ясадылар:
- Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак– коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Рәшит Монасипов - каты коммуналь калдыкларны җыю һәм ташу;
- РФ Пенсия фондының ТР Югары Ослан районындагы бүлеге начальнигы Лилия Габделхарова - пенсия реформасындагы үзгәрешләр, авыл җирендә яшәүче пенсионерларның пенсиясенә өстәмә түләүләр;
- Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Марат Зиатдинов ветеринария берләшмәсенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясады һәм киләсе 2019 елга бурычлар билгеләде.
- Профсоюз оешмаларының район күләмендәге «Масленица» бәйрәмендә катнашуы турында киңәшмәдә катнашучыларга Хөрмәтуллина Лилия сөйләде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.