Иннополис мэриясенең виртуаль хезмәткәре белән яңача аралашу

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Кешеләр үзләрен артык мәгълүматлардан чикләргә тырыша. Сорауларга җаваплар безгә бик тиз кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә без Иннополис мэриясенең виртуаль хезмәткәре Иннаны тавыш аша сорауларны эшкәртергә өйрәттек.

Иннополис мэриясенең виртуаль хезмәткәре - бот Инна (InnaHelpBot) бик популяр: 2018 елда ул шәһәрлеләреннән һәм кунакларыннан 22 мең мөрәҗәгать эшкәртте.

Бу ничек эшли:

1) Инна әңгәмәдәштән голосовой хәбәр ала

2) голосовой запрос Yandex SpeechKit ярдәмендә эшкәртелә

3) Иннага текстовой хәбәр тапшырыла

4)  ул  куелган сорауга җавап базасы таба.

Планда ботны модернизацияләү - телефон аша мөрәҗәгать иткәндә мәгълүматны эшкәртү. Ботны оештыручылар - «ANYBOTS» командасы. Хәзерге көндә Иннополис Университетын тәмамлаучылар бу бурыч өстендә эшлиләр инде.

Инне турында:

Иннополис Россиянең башка шәһәрләреннән халык белән үзара бәйләнештә булуы белән аерып тора. Иннополис администрациясе - шәһәрлеләр өчен сервис компаниясе. Монда халыкның көнкүреш мәсьәләләре өстәмә бюрократиядән башка тиз хәл ителә, бу халыкка буш вакытта үз-үзеңә һәм гаиләңә  инновацион продуктлар белән файдаланырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International