Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен субсидияләүгә федераль бюджеттан сөт терлекчелегендә продуктлылыкны арттыруга юнәлдерелгән документлар пакеты формалаштырылды.

Субсидияләү өчен ставка түбәндәге күләмдә билгеләнгән:

- узган елга (100%) продуктлылык сакланган очракта - 1 килограмм сөткә 3,38 сум ставкасы.

- узган елга продуктлылык арткан очракта (100% тан артык) – бер килограмм сөткә 4,75 сум ставкасы.

Гыйнвар - февраль айларында барлыгы 2198000 килограмм сөт сатылган.

Федераль бюджеттан дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 10074000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International