Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
4 кеше кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү һәр сишәмбе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.