Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш кырык өченче утырышы

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш кырык өченче утырышы булды. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

1.    Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында;

2.    Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында.

3.    Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;

4.     Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасына Иннополис шәһәренең тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча ревизия органы вәкаләтләрен тапшыру турында;

5.     Югары Ослан муниципаль районы территориясендә яшәүче, унсигез яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бушлай бирелә торган җир кишәрлекләренең күләме турында;

6.    Югары Ослан муниципаль район Советының 2012 елның 28 февралендәге «Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясы нигезендә җир кишәрлекләрен түләүсез алу хокукына ия гражданнар исемлекләрен әзерләү тәртибе турында " 23-218 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»;

7.    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи заты, муниципаль хезмәткәренең вафат булган очракта, матди ярдәмен гаиләсе өчен түләү турында Нигезләмәне раслау хакында "2006 ел, 30 декабрь, 644нче карары;

8.     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Район җирле үзидарә органнарының законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 30 декабрь, 644нче карары;

9.    Югары Ослан муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

10.    Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы муниципаль хезмәт мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертү турында;

11.    Югары Ослан муниципаль районы бүләкләре буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;

12.    Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

13.    2018 елда авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын куллану нәтиҗәләре турында.

Һәр мәсьәлә буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International