Россия Мирасы

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

«Феникс» Халыкара фестиваль үзәге ярдәме белән Казанда «Россия Мирасы» III нче Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Иҗади ярышлар вокал, театр, хореография, цирк сәнгате, нәфис сүз һәм мода театры номинацияләрендә узды.    

Конкурста безнең районны балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары һәм «Инструменталь башкару» номинациясендә чыгыш ясаган укытучы Кудряшова Марина Алексеевна тәкъдим итте. Катнашучыларның чыгышларын  атказанган сәнгать эшлеклеләре, дәрәҗәле халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатларыннан торган компетентлы жюри бәяләде.
    
-    9 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар арасында II дәрәҗә лауреат исеменә Пастухова Нелли лаек булды.

-    6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге категориядә II дәрәҗә дипломантлар исеменә Кыямова Диана һәм Макаров Даниэль фортепиано дуэты, солистлар Сидорова Карина, Макаров Федор лаек булды;

-    III дәрәҗә дипломант исеменә Макаров Даниэль лаек булды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International