Бүген район мәдәният йортының тамаша залында «Созвездие – Йолдызлык – 2019” республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең икенче сайлап алу туры узды.
«Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча конкурсантлар чыгышларыннан соң зона турына 20 номер сайлап алынды.
«Созвездие – Йолдызлык - 2019» XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу туры 2019 елның 26-27 мартында Кайбыч авылында узачак.
Яшь йолдызчыкларыбызга иҗади җиңүләр телибез!