13 март көнне Югары Ослан муниципаль районы үзәк китапханәсе базасында “Тере классика-2019" Бөтенроссия конкурсының район этабы узды.
Конкурста районның 9 мәктәбеннән 20 бала катнашты. Барлык балаларның да искиткеч чыгышлары жюри алдына җиңел булмаган сайлау куйды. Фикер алышу барышында жюри карар чыгарды:
- 1 урын - Кадрасова Зилә, Яр буе Морквашы урта мәктәбе укучысы;
- 2 урын - Жесткова Виктория, Югары Ослан гимназиясе укучысы;
- 3 урын - Гущина Ангелина, Татар Борнашы урта мәктәбе укучысы яулады.
Без җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар һәм, әлбәттә, республика этабында җиңүләр телибез!