2019 нчы елның 1 нче апрелендә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Ул агымдагы елның 31 нче маена кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә бөтен республика буенча ишегаллары территорияләрен, яшел зоналарны, кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, бакча, парклар һәм скверлар территорияләрен тәртипкә китерәчәкләр.
Кар эреп бетүгә, урамнарны, паркларны, скверларны, йорт яны территорияләрен, су янында ял итү урыннарын, җитештерү мәйданчыкларын, бакчачылык җәмгыятьләрен чүп-чардан чистарту, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылачак.
Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясе барлык учреждение һәм оешма җитәкчеләрен, район халкын, бакчачылык участоклары хуҗаларын санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җаваплы карарга һәм җирлек территориясен тиешле хәлгә китерергә чакыра.