Бүген, 15 мартта, Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча комиссиянең быел икенче утырышы булды.
Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү өч елга бер тапкыр үткәрелә. Аттестацияләнүчеләр 4 кеше иде, шуларның 1се - авыл җирлекләре җирле үзидарә органы хезмәткәре.
Аттестация комиссиясе тәкъдим ителгән документларны карады, аттестацияләнүче һәм аларның турыдан-туры җитәкчеләренең һөнәри хезмәт эшчәнлеге турындагы хәбәрләрен тыңлады, куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Аттестация нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан муниципаль хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфасына туры килүе турында карар кабул ителде.
Комиссиянең барлык әгъзалары муниципаль хезмәткәрләргә алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.