15 нче март көнне Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шаһиәхмәтова һәм Виктория Гатауллина өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чаңгыдан курчаклар ясау буенча мастер – класс белән таныштылар.
Интернатта яшәүчеләр һәрвакыттагыча музей хезмәткәрләрен «Бу юлы безнең өчен нәрсә әзерләдегез? дигән сорау белән елмаеп каршы алды. Чөнки музей хезмәткәрләре анда килер алдыннан кызыклы һәм танып-белү чарасы, ә иң мөһиме аларның һәркайсының күңеленә хуш килерлек эш алып килә.
Курчаклар тарихның, гореф-гадәтләрнең бай катламы. Кул эшенең барлык төрләреннән курчак ясау осталыгы беренче урыннарда тора. Элек йортта курчаклар никадәр күбрәк булса, гаилә шулкадәр бәхетлерәк, дип саналган.