Айсылу Закированың йортына бүген югары кунаклар килә.
Кызлары Галира һәм Рәйсә табын хәзерләгәнче, ул үзе тәрәзәдән китми.
90 яшьлек бу чибәр зәңгәр күзле ханымның өлешенә эләккән авыр елларның эзләре дә юк кебек. Бүген ул тирә-юньдә, мәхәббәт һәм кайгыртудан торган бәхет һәм тынычлыктан балкый.
- Узган ел әни микроинсультны кичергәннән соң, мин аны үземә, шәһәргә алып киттем, - ди Галирә. - Ә моңа кадәр ул берүзе яшәде. Хәзер әнинең безнең янәшәбездә булуына сөенеп туя алмыйбыз.
Яңа Болгарда туып-үскән Айсылу Закир кызы гади крестьян гаиләсендә тәрбияләнә. Әтисе бик иртә вафат була, әнисе дүрт бала тәрбияләп үстерә. Айсылу икенче бала булу сәбәпле, өлкәннәр белән беррәттән эшли. Тиздән аның эшче кулы колхозда да кирәк була. Үсмер чагында да, тылда сугыш чоры да тулысы белән икмәк пешерә. Сугыш һәм ачлык-ялангачлыктан куркып калмый ул. Гел эштә була.
Юбилярга район башлыгы Марат Галимҗан улы Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыган вакытта бик игътибар белән тыңлый. Башлык, татар теленә күчкеп, юбилярга район тарихында калган хезмәтләре, озын гомер һәм игелекле эзләре өчен үз исеменнән рәхмәт әйтә.
Котлау сүзләре белән Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая да кушылды. Аларның һәркайсы күңеллерәк, җылырак сүзләр табарга тырышты.
Озак яшәгез, кадерле Айсылу Закир кызы, гаилегезне узегез белен куандырыгыз!