Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Рәшит Монасипов төзелеш мәйданчыкларын карап чыктылар.
Хәзер Яр буе Морквашы авылы клубы, Рус Макылы авылындагы күп фатирлы торак йортны, Югары Ослан гимназиясе бинасын ремонтлау эшләре башланды.
Подрядчы оешмаларга куркынычсызлык техникасын үтәргә, эшне яхшы сыйфатлы итеп башкарырга йөкләмә бирелде.