“Неокнига” Республика фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 17 марты, якшәмбе

Бүген мәктәп белемнәрне пассив алу гына түгел, ә эшчәнлекне проектлау, нәтиҗәне планлаштыру, актив эзләү, яңалыкны өйрәнү белән шөгылҗләнә. Укучылар өчен алган мәгълүматны табу, анализлау, системалаштыру һәм, иң мөһиме, дөрес итеп әйтә белү бик мөһим. 
        
Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбендә фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге нигезендә бердәм укучылар-педагогик берләшмәсен булдыру максатыннан «Неокнига» Республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.  Читтән торып катнашу этабына 120 эш тәкъдим ителгән иде, әмма көндезге этапка республиканың муниципаль районнарыннан 7-11 сыйныф укучылары һәм педагогларның 53 проекты узды.             
Конференциядә катнашучылар 4 секция буенча бүленде: 
- 1 секция. Эктрейлер яки кыска метражлы фильм (педагогик хезмәткәрләр)
- 2 секция. Эктрейлер яки кыска метражлы фильм (укучылар)
- 3 секция. Педагогик остаханә 
- 4 секция. Укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре.
     
5 эш нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районыннан җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International