Татар авыллары эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыены

2019 елның 17 марты, якшәмбе

16 март көнне район башлыгы Марат Зиатдинов Татар авыллары эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыенында катнашты. 
Чара «Корстон” мәйданчыгында узды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 
Үз чыгышларында бизнес вәкилләре актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр. Алар арасында авыллардан эре шәһәрләргә күчеп китү, продукция сату һәм яңа сату базарларын эзләү, Россиянең башка төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре бар.
«Бүген туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне саклап калу бик мөһим. Әмма шәһәрдә моны эшләү бик кыен. Безнең нигез-авыл. Шуңа күрә аңа ярдәм итәргә, уңайлы тормыш өчен шартлар тудырырга кирәк. Быел республикада 40 төрле программа тормышка ашырылачак, шуларның яртысыннан артыгы авыл үсешенә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International