Торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 17 марты, якшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Бу тармакларда уртак бурыч белән бәйле күп кенә һөнәр белгечләре эшли-авыл халкына лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү. 
Күбегез бу бәйрәм көнен эш урынында каршы алачак, чөнки сезнең хезмәтегез көндәлек тормышта авыр һәм еш кына алыштыргысыз, максималь файда һәм зур тырышлык таләп итә.
Тармакның барлык хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International