Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары

2019 елның 17 марты, якшәмбе

2019 елның 16 мартында Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 41 муниципаль район һәм 2 шәһәр округларыннан 180 кеше катнашты. 
Һәр районнан стартка   җыелма команда составында 2 ир - ат һәм 2 хатын-кыз чыкты. Хатын - кызлар дистанцияне 1 км, ир-атлар-3 км. узды. 
Безнең районны Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, Борнаш авыл җирлеге секретаре Регина Ильичева тәкъдим итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International